📰Гәзит журналларга – очсызрак хакка ...
📰Гәзит журналларга – очсызрак хакка ✅6 октябрьдән башлап 16 октябрьгә кадәр 2027 елның беренче яртыеллыгына Гомумрусия вакытлы матбугатка язылу декадасы үтә. ✅Бу көннәрдә Русиядә, Башкортстанда нәшер ителгән төрле басмаларга һәм, әлбәттә, районыбызда чыккан “Игенче” гәзитенә язылырга була.✅ Гәзитебез дусларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: гыйнвар аеннан ул сигез битле булып нәшер ителә башлый. 16 октябрьгә кадәр гәзитне редакциядән килеп алу шарты белән язылганда аның хакы алты айга 786 сум (декада тәмамлангач, ул алты айга – 870 сум, ә тоташ 2027 елга язылганда 1740 сум) була. Почта бүлекчәләрендә яки почтальоннарда “Игенче”гә 16 октябрьгә кадәр алты айга язылу хакы 1148,22 сум, декада тәмамлангач —1319,76 сум (1,2 төркем инвалидлык булганда – 1161, 84 сум) тәшкил итәчәк. Ел ахырына кадәр язылу хакы 2533, 96 сум (1,2 төркем инвалидлык булганда 2218,22 сум) була. ✅Гәзитнең электрон версиясенә алты айга 942 сумга, ел дәвамында укып барыр өчен 1776 сумга язылырга мөмкин.✅ Шушы калган көн дәвамында отышлы хаклар белән яраткан гәзит-журналларга язылып өлгереп, алдагы елда да яңалыкларны белеп, аналитик һәм кызыклы язмалар белән таныша бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмассыз, дип ышанабыз, кадерле якташлар.