Геройлар янәшәдә: Тозлыкушта «Батырлык дәресе» узды.
Геройлар янәшәдә: Тозлыкушта «Батырлык дәресе» узды. Тозлыкуш авылы мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Геройлар янәшәдә» дип исемләнгән тәрбияви чара узды. Очрашу барышында сугыш кырларында илебезнең тынычлыгын саклаучы якташларыбыз белән беррәттән, тыл геройлары — солдат аналары да хөрмәтләнде. “Китап — иң тугры юлдаш” дип чараның әдәби өлешендә авылыбыз китапханәчесе Резеда Дамлис кызы Маннанова укучылар игътибарына махсус хәрби операция темасына багышланган яңа басмаларны тәкъдим итте. https://igenche.ru/news/novosti/2026-10-19/geroylar-yan-sh-d-tozlykushta-batyrlyk-d-rese-uzdy-4848109