📣📣Игътибар: яңа конкурс!
📣📣Игътибар: яңа конкурс! 🌹🌹Иң кадерле кешеләребезгә багышлап 🎊🎊Хөрмәтле дуслар! 29 ноябрь көнне кешелек тормышында иң көтеп алган, изгеләрдән-изге затларыбыз – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. ✅Алтын бәрәбәренә тиң кешеләребезгә без чиксез рәхмәтле булырга һәм хөрмәт күрсәтергә тиешбез. ✅Шушы бәйрәм хөрмәтенә “Иң яхшы әни” дип исемләнгән бәйге игълан итәбез. ✅Конкурста, ничә яшьтә булуларына карамастан районыбызның барлык авыл биләмәләреннән, шулай ук район үзәгеннән барлык әниләр дә катнаша ала. ✅Конкурста катнашу өчен әниләрнең балалары белән бергә яисә әниләренең аерым гына төшкән бик матур фоторәсемен “Игенче” гәзите төркеменә яки 89373393595 номеры буенча МАXка җибәрүегез сорала. ✅Шунда ук бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен һәм аның турында кыскача, матур итеп язылган мәгълүмат һәм кем исеменнән икәнен дә язу сорала. ❗️❗️Конкурсның I этабы 5-16 ноябрь көннәрендә үтәчәк. ✅Бу вакыт эчендә фото һәм мәгълүматларны җибәреп өлгерергә кирәгәчәк. ✅Алар белән гәзитебезнең “Вконтакте” һәм МАX социаль челтәрендәге төркемнәре сәхифәләрендә таныштырып торачакбыз.✅ ❗️❗️II муниципаль этапта – 17-24 ноябрь көннәрендә бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү максатында катнашучылар өчен тавыш бирү барачак, ул 24 ноябрьдә көндезге сәгать 15.00дә тамамланачак. ❗️❗️III финал этап – 25 ноябрь – 2 декабрь көннәрендә узачак. Муниципаль этапта җиңү яулаучы әниләр артабангы көрәшне республика этабында дәвам итәчәк. ❗️❗️Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. “Игенче” гәзитен укучы һәм аның төркемнәренә язылучы райондашларны әлеге конкурста актив катнашырга чакырабыз!🌺🌸🌼
Канал в каталоге Максиметера
2 644 подписчиков · Новости