🌺 Сабантуй гөрләп торды🌺 — 13 июня 2026 г. в 12:42:02.801
🌺 Сабантуй гөрләп торды🌺 ⚡Елдагыча Иске Куктау авылында сабан һәм хезмәт бәйрәме лаеклы оештырылды. Көтеп алынган "Сабантуй -2026" бәйрәме белән сәламләү һәм котлау өчен сәхнәгә "Урожай" токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы–Корылтае Депутаты Фларис Шәйхетдинов, Илеш районы муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе җитәкчесе Радмир Мөбәрәков чакырылды. Алар "Чәчү-2026"га йомгак ясап, алдынгы механизаторлар, водительләр, савучылар, юбилярларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

