💥 Хезмәткә дан! 💥 — 12 июня 2026 г. в 14:01:59.493
💥 Хезмәткә дан! 💥 ⚡ Сабантуйда иң яхшы аграрийларны хөрмәтләделәр. ⚡ Сабантуйның үзәгендә чын геройларны - көндәлек хезмәтләре белән азык-төлек иминлеген тәэмин итүче кешеләрне хөрмәтләделәр. Төп сәхнәдән иң яхшы механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, водительләр һәм районның горурлыгына әверелгән авыл хуҗалыгы белгечләренең исемнәре яңгырады. ⚡ Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин аграрийларны котлап, аларның бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ассызыклады. ⚡ Шулай ук сәламләү һәм котлау өчен сәхнәгә мәртәбәле кунаклар чакырылды: - Бшкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Искәндәр Рәүф улы Әхмәтвәлиев, Башкортстан Республикасы мәгариф министры Илдар Марат улы Мәүлетбирдин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Депутаты Фларис Рифкать улы Шәйхетдинов, З. Акназаров исемендәге Урал аръягы агросәнәгать колледжы директоры, Баймак районы муниципаль район Советы депутаты Илдус Әдиф улы Зәйнуллин.

