Илешлеләр Чуваш университеты сменасында катнаша — 2 июля 2026 г. в 09:49:05.855
Илешлеләр Чуваш университеты сменасында катнаша 2 июльдә Илья Николаевич Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетында 10 көн якты ачышлар, яңа танышулар һәм булачак һөнәргә беренче адымнар башланды. Быел сменада Русиянең 18 төбәгеннән «Беренчеләр хәрәкәте»нең 50 активисты катнаша. Сменада Югары Яркәйнең Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең өч укучысы бар: Вилия Бадртдинова, Камилла Кәбирова, Аделина Кәримова. Катнашучыларга Чуваш дәүләт университеты ректоры Андрей Юрьевич Александров һәм Чуваш Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге советы рәисе Олеся Владимировна Илларионова үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алда катнашучыларны бай программа көтә: белем бирү дәресләре, мастер класслар, экскурсияләр, практик табиблар белән очрашулар - димәк, яңа белемнәр, якты хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр күп булачак. Чыганак: https://vk.com/wall-222032426_2126

