Котлыйбыз!🌹🌹🌹 — 19 августа 2026 г. в 09:22:10.509
Котлыйбыз!🌹🌹🌹 💫Русия һәм Башкортстан язучылар, журналистлар берлеге әгъзасы, Суфиян Поварисов ис. премия лауреаты, В.Шукшин медале иясе, ветеран журналист Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова Русиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт стипендиясенә лаек булды. Стипендия 1993 елдагы «Русия Федерациясендә мәдәният һәм сәнгатьне дәүләт тарафыннан өстәмә яклау чаралары турында» РФ Президенты Указы нигезендә бирелә. Тәкъдим итү һәм билгеләү конкурс нигезендә, елына бер тапкыр, Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы карары белән тормышка ашырыла. Русиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт стипендиясенә быел 24 язучы лаек булды. Шулай ук 6 яшь язучыга стипендия тәгаенләнде. 💫

