💥Күңелегез һәрчак яшь калсын!💥
💥Күңелегез һәрчак яшь калсын!💥 ⚡15 сентябрь көнне тыл хезмәтчәне, Ибраһим авылында туып-үскән, Әсгыйдә Хәким кызы Талипова 95 яшьлек юбилеен билгеләде. ⚡Юбилярны Русия Федерациясы Президенты Владимир Путин, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район ветераннар Советы рәисе Анатолий Романов һәм авыл халкы исеменнән Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радмир Мөбәрәков котлаулар җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. ⚡Хөрмәтле Әсгыйдә Хәким кызы!⚡ Сезне шушы олы бәйрәмегез - 95 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең балачагыгыз авыр сугыш елларына туры килгән. Сез сугыш чоры авырлыкларын, ачлыкны, югалтуларны үз иңегездә кичергәнсез. Шушы авыр сынауларга карамастан, сез тормышка булган ышанычыгызны, мәрхәмәтлелекне һәм ныклыкны саклап калгансыз. Сезнең хезмәтегез, түземлегегез һәм акылыгыз - безнең өчен зур үрнәк. 95 яшь - бу гасырлар буе тупланган тәҗрибә, зирәклек һәм ныклык билгесе. Сезнең кебек өлкән вәкил кешеләре авылның горурлыгы, яшь буын өчен якты маяк. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез. Көнегез якты, шатлыкларыгыз мул булсын, күңелегез һәрчак яшь калсын! Чыганак: vk.ru/wall-217753356_854