Имин гомер сезгә!
Имин гомер сезгә! Лаяшты авылында яшәүче Фәгыйть Хөсәен улы Фәттахов үзенең 90 яшен билгели. Ул бик зур һәм бай тормыш юлы узган. Ф.Фәттахов үзенең туган авылында, М.Гафури колхозында тырыш хезмәт куйган, тормыш иптәше белән бергә биш бала үстергәннәр. Бүгенге көндә юбиляр балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Ногъманов, аны юбилее белән котлап, Башкортстан Республикасы һәм Илеш районы башлыкларыннан истәлекле открыткалар, татлы бүләк тапшырды. Фәгыйть Хөсәен улына намуслы хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде. Фәгыть абый, үз чиратында, барысына да игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, яшь буынга сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шулай ук гореф-гадәтләрне саклауның һәм өлкәннәргә ихтирамның мөһимлеген билгеләп үтте. Чыганак: vk.ru/wall-212592959_836