💥НЫК ТӘМЛЕ БОРЫЧ!💥
💥НЫК ТӘМЛЕ БОРЫЧ!💥 Кышка әзерлек ничек бара, кызлар, ниләр ясадыгыз? Ниләр ясыйсы бар әле? Быел да борычны шушы рецепт белән яптым. Нык тәмле, безгә бик ошый! Балалар да яратып ашый. 2 кг болгар борычы 800 мл су 200 мл үсемлек мае 140-160 мл 9 %лы аш серкәсе 200 г шикәр комы 60 г тоз 50 г сарымсак тырнагы 5 данә түгәрәк кара борыч Шушы маринадта борычларны 5-10 минут кайнатасы. Кетердәп торганны яратсагыз - 5 минут, йомшак кирәк булса, 10 минут тотасы. 5 кг борычтан 11 банка чыкты. 5 банка - 750 ле, 6 банка ярты литрлы банка. Маринад кайнап чыкканчы борычны телемләп турыйсы, аннары салып кына аласы. Тиз була! Маринад кайнап чыкты, борычларны салдым, алдым, банка капладым. 💥Тәмле була, сез дә ясагыз! 🤗 Фәнзилә Хисамова рецепты