⚡Сайлаучылар активлык күрсәтә
⚡Сайлаучылар активлык күрсәтә ⚡Йонны авылындагы 2106 нчы сайлау участогында сайлаулар оешкан төстә тыныч шартларда үтә. ⚡591 теркәлгән сайлаучы үз тавышларын бирәчәк. Шул исәптән йортка барып сайлаучы гражданнар – 78. Күптән түгел 90 яшен билгеләгән Фәваза Әхмәтгалиева - иң өлкән, ирле-хатынлы Ләйсән Сәлимова һәм Азамат Гыймадисламов - иң беренче, Азалия Сәхапова беренче тапкыр сайлаучы сыйфатында тавыш бирде. Шулай ук 50 ел бергә тату гомер кичергән Әнибә һәм Нурдәүләт Басыйровлар да сайлауларга килеп, лаеклыларны сайладылар. ⚡ Сайлау комиссиясе рәисе Фәридә Миңнеголова һәрбарчасына уңышлар теләде. -Яшьләребезнең сәяси чарага җаваплы карашын күрү аеруча сөенечле. Сайлауларда катнашырга хокуклы булган барлык райондашларны илебез киләчәген билгеләүдә үз ныклы сүзен әйтер өчен тавыш бирүдә катнашканнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез,— диде ул. #БашВыбор2026 #Башкортостан #ЕДГ2026 #ИлишевскийРайон