Сайлаулар оешкан төстә уза
Сайлаулар оешкан төстә уза 2102 нче сайлау участогында сайлаулар оешкан төстә башланып китте. Биредә һәркемне җылы итеп, җыр-моңнар белән каршы алалар. Әлеге сайлау участогында 367 сайлаучы беркетелгән. Беренчеләрдән булып Гүзәл Кадраева үз тавышын бирде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирнең әнисе Әнфия Шәйдуллина иртәннән үк сайлау участогына килеп, изге теләкләрен юллады.
694 просмотров