ЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫ
ЯШЕЛЧӘ СОКЛАРЫ Көзен яшелчә соклары аеруча файдалы. ✅Бәрәңге согы ашказаны согының әчелеге югары булган гастриттан, эч катканнан файдалы. ✅Кыяр согы бәвелне куа, калийга бай булу сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша, атеросклероздан саклый, хәтерне яхшырта. ✅Кишер согы — А витамины чыганагы, аппетитны, ашкайнату эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, тешләр, нервларны ныгыта. Анда калий һәм бакыр күп, азканлылык, нерв һәм йөрәк авыруларыннан файдалы. ✅Чөгендер согы кызыл кан тәнчекләре барлыкка килүгә этәргеч бирә, эчәклекне чистарта. Невроз, йокысызлык, хәтер начарланудан файдалы. ✅Томат согында аскорбин кислотасы, тимер, каротин күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген көчәйтә, үт суын, бәвелне куа. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝 "Мин хатын-кыз / Я - женщина" сәхифәсеннән алынды.