🎉 Безнең нәни йолдызчыкларыбыз!
🎉 Безнең нәни йолдызчыкларыбыз! ⚡Хөрмәтле төркемдәшләребез! ⚡ “Саумы, мәктәп!” дип аталган фотоконкурсның муниципаль этабы тәмамланды. ⚡ 17 сентярьдән - 21 сентярьгә кадәр конкурста катнашу өчен укучылардан фотолар кабул ителде. Матур фотолар җибәргән кадерле төркемдәшләребез тавыш җыеп көч сынаштылар. ⚡ Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: ♥️ 1 урын - Полина Игушина. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең 1 “В” сыйныф укучысы! ♥️ 2 урын - Айнур Хәбибуллин, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучысы! ♥️ 3 урын - Айяна Сарсенбаева. Югары Яркәйдәге 4нче санлы мәктәбенең 1”Б” сыйныф укучысы! 👏 Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! 👏 Алар белән элемтәгә чыгып, “Маяк” редакциясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылачак. ⚡ Барлык катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! ⚡ Җиңүче конкурсантларыбыз өчен конкурсның өченче, республика этабы 22 сентябрьдән 6 октябрь көннәрендә узачак. ‼️ 🌟 Ә республика этабында бүләкләр: 1 урын - 5 000 сум. 2 урын - 3 000 сум. 3 урын - 2 000 мең сум булачак! 🎉 Җиңүчеләребезгә зур уңышлар теләп калабыз! 🤗