Һәр тавыш мөһим
Һәр тавыш мөһим Исәмәт авыл советы авыл биләмәсенең сайлау комиссиясе әгъзалары йортларга барып, райондашларга гражданлык бурычларын үтәргә ярдәм иттеләр. Бу сайлау ысулы белән өлкән яшьтәге яки сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләр тавыш бирә ала. Өлкән буын вәкилләре комиссия әгъзаларын якты йөз белән каршы алдылар, йортларга үтәргә чакырдылар. Өлкәннәрнең һәркайсы диярлек ил-җирләребезгә иминлек, МХОдагы яугир егетләрнең исән-имин булып, тизрәк Җиңү белән кайтуларын теләп, бюллетеньнәрне тартмага төшерделәр. Һәркем үз бурычларын намус белән үтәп, лаеклыларны сайладылар. Фото: Исәмәт авыл советы хакимияте. #БашВыбор2026 #ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #АлгаВсейСемьей2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026 #ИлишевскийРайон