💥Ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтеп💥 — 1 октября 2026 г. в 06:11:36.077
💥Ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтеп💥 💐 1 октябрьдә күркәм һәм мәрхәмәтле бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. 💐 Бу искиткеч көн барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. 💐 Күркәм бәйрәм алдыннан без дә, «Маяк» редакциясе коллективы, намуслы хезмәт юлы үткән, мәгълүмат киңлеген үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле хезмәт ветераннарын котлап, бәйрәм пакеты тапшырдык. Күңелләрендә якты хатирәләр, йөзләрендә елмаю белән ветераннар истәлеккә фотога төштеләр, рәхмәт сүзләре әйтеп, таралыштылар. 💐 Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, хөерле гомер, күңел көрлеге телибез! 💐 Бәйрәм белән сезне! 💐