💥Тирә-як ямьләнеп калды💥
💥Тирә-як ямьләнеп калды💥 ⚡ Безнең күркәм районыбызда да тирә-якны төзекләндерү буенча өмәләр оештыру яхшы традициягә әверелде. Район предприятиеләре һәм оешмалары, авыл биләмәләре үз территорияләрендә көзге экологик өмәләр үткәрә. ⚡ Бүген “Маяк” редакциясе коллективы да бу изге эштә актив катнашып, үзләренә билгеләнгән территорияне тәртипкә китерде, чүп-чарны һәм саргаеп коелган яфракларны җыештырды. ⚡ Бергәләп без дөньяның кечкенә бер почмагын яхшырак һәм чистарак иттек! ⚡ Чиста һәм төзек район - ул һәрберебезнең уртак тырышлык нәтиҗәсе.🤗