💥Үзәк мәйданда ярминкә гөрли
💥Үзәк мәйданда ярминкә гөрли ⚡ Бу минутларда Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара! ⚡Монда барысын да табарга була: яшелчә һәм җиләк-җимеш, умарталыклардан бал, үсентеләр, өй эшләнмәләре, сөт продукциясе, камыр ризыклары һәм башкалар. ⚡ Барысы да - үзебезнеке, ярату һәм кайгырту белән әзерләнгән. ‼️ Шулай ук мәйданда "Маяк Илеш" гәзитенә язылу оештырылды. Ярты елга язылу нибары 802 сум гына. Килегез, язылыгыз, укыгыз! 🤗 🤗Ярминкәгә рәхим итегез!🤗