💐Котлыйбйз!💐
💐Котлыйбйз!💐 ⚡2 октябрьдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Йортында иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча төбәк конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. ⚡Укытучылар арасында районыбыз педагоглары да бар иде. ⚡Алар - Үрмәт төп мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Фәнис кызы Гыймазова һәм Иске Күктау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мирхәт кызы Галиуллина. ⚡Хөрмәтле укытучыларыбызны котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез! Чыганак: Район мәгариф идарәсе.