🍁 Көз елның иң матур вакыты 🍁
🍁 Көз елның иң матур вакыты 🍁 ⚡ Көз! Гаҗәп вакыт! Мәктәптәге көзге бал - матур һәм истә калырлык чара. Ул барлык укучыларга да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлегенә кушылу, дуслары арасында ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. ⚡ 15 октябрь көнне Югары Яркәйдәге гимназиядәге 9-11 нче сыйныф укучылары өчен «Көзге фантазияләр» дигән көзге бал үткәрелде. Программада конкурслар, уеннар, табышмаклар, көзге җырлар, биюләр булды. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алдылар. Чыганак: Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.