Бүген, 17 октябрь көнне, Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташы...
Бүген, 17 октябрь көнне, Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз, ике тапкыр Русия чемпионы, спорт мастеры һәм махсус хәрби операциядә героик катнашучы Тимур Мөхәммәтов истәлегенә багышланган II ачык кул көрәше турниры узды. Геройларча һәлак булганнан соң Тимур Батырлык ордены белән бүләкләнә. Яугиребез безнең йөрәкләрдә кыюлык үрнәге булып мәңгегә сакланачак. Турнирны ачу тантанасы җылы һәм мөһим сүзләр белән башланып китте. Катнашучыларга геройның әтисе Ришат Мөхәммәт улы Мөхәммәтов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Нурыев, МХО ветераны Зәнфир Насыйбуллин һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рүзил Мәгъданов мөрәҗәгать итте. Ярышларның баш хөкемдары Илдар Зөлфәт улы Ямалиев булды. Турнирда 50 дән артык катнашучы көч сынашты. Турнирның абсолют чемпионы Радмир Рәшитов булды! Барлык җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Турнирны оештыруда ярдәм иткәне өчен Илеш районы муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иганәчеләребезгә аерым рәхмәт: шәхси эшкуар Рүзил Риф улы Мәгъдәновка - «Магцентр» кибете һәм Вадим Шәйхуллинга - «Мечта» кием кибете. Геройлар истәлеге безнең эшләрдә һәм яшьләрнең спорттагы казанышларында яши. Бу мөһим турнирда катнашкан һәм аны хуплаган һәркемгә рәхмәт! Чыганак: Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты.