💐Әтиләр көне белән!💐
💐Әтиләр көне белән!💐 💥 Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. 💥 Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, диелә. 💥 Әтиле кеше - бәхетле кеше. Әти кеше гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы. ❤️Хөрмәтле әтиләр!❤️ 💥 Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! 💥 Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт үрнәк һәм терәк булып яшәгез. Олыгайган көнегездә дә "Әти, әтием, дәү әтием" дигән назлы сүзләрне ишетеп бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын! 💐 Бәйрәм белән, кадерле әтиләр! Әтиләр көне белән! 💐