⚡Исәмәтлеләр зиратны чиста тоталар⚡
⚡Исәмәтлеләр зиратны чиста тоталар⚡ 🍁 Исәмәт зиратында чираттагы өмә үтте. Якыннарның һәм туганнарның җирләү урыннары тәртипкә китерелде, агачларга санитар кисү оештырылды, территория чистартылды. Әлеге изге эштә катнашкан авыл халкына һәм читтән килеп ярдәм иткән якташларга зур рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Чыганак: Исәмәт авыл советы авыл биләмәсе хакимияте.