🌺Котлыйбыз!🌺
🌺Котлыйбыз!🌺 ⚡ Сүлте авылында яшәүче Мәүлидә Нәбиева шушы көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үтте. ⚡ Аны Сүлте авыл советы авыл биләмәсе эшләре идарәчесе Лариса Сабирова котлады, РФ Президенты Владимир Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы И. Мостафинның котлау открыткаларын һәм туган көненә исемле пирог тапшырды. ⚡ Хөрмәтле Мәүлидә Хөсән кызы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. ⚡ Сезнең Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы фидакарь хезмәтегез чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып тора. ⚡ Сез, тыл хезмәтчәне, Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттегез, фронтны һәм тылдагы тормышны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттегез. ⚡ Сезнең ныклыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм Ватанга тугрылыгыгыз тирән хөрмәткә лаек. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез. Һәр көн якыннарыгызның шатлыгын, җылысын, ярдәмен, хезмәтегезнең лаеклы җимешләрен китерсен. Чыганак: Сүлте авыл советы авыл биләмәсе хакимияте