💥Хөрмәтле Илеш районы халкы һәм кунаклары!💥
💥Хөрмәтле Илеш районы халкы һәм кунаклары!💥 🌸 31 октябрьдә Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узачак! Башлана - 10.00 сәгатьтә. 🌸 Ярминкәдә сезне районның алдынгы хуҗалыкларыннан, оешма-предприятиеләреннән һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сыйфатлы продукциянең киң ассортименты көтә. Бу җитештерүчеләрдән тәмле һәм табигый продуктлар сатып алу өчен бик яхшы мөмкинлек булачак. 🌸 Ярминкәдә районның иҗат коллективларының күркәм чыгышы яхшы кәеф бүләк итәчәк. ✅ ‼️ 🎉 Шулай ук биредә “Маяк Илеш” район гәзитенә язылу оештырылачак. Язылырга килегез, көтеп калабыз! 🤗 🎉 Ярминкәгә рәхим итегез! 🤗 Оештыру сораулары буенча Илеш районының икътисад һәм эшкуарлык бүлегенә 8(34762)5-12-68 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә була.