❤️Ватанымны яратам❤️ — 18 июня 2026 г. в 13:12:29.749
❤️Ватанымны яратам❤️ Иң якыны, иң матуры, Иң гүзәле – туган як! Татарстанда туган өчен Минем күңел һәрчак шат! Табигате дә искиткеч, Авыллары – гаҗәеп! Кайтып керсәм каршы ала Авылым кочак җәеп! Изге күңелле кешеләр Яши туган ягымда. «Башка мондый җир юк!» – димен Хәтеремне барлыйм да. Бар кеше дә туган җирен Миндәй яратсын иде! «Ватаным», – дип һәркем җирдә Ихлас җан атсын иде! ✍️ Рәзилә ГАБДРАХМАНОВА, Актаныш кадет интернат-мәктәбе

