14 мая педагоги и обучающиеся школы-интернат отправились на экскурсию в село Новый Кыр... — 15 мая 2026 г. в 09:17:33.404
14 мая педагоги и обучающиеся школы-интернат отправились на экскурсию в село Новый Кырлай ( Родину Г.Тукая). 14- май көнне интернат- мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Кырлайга Г.Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсия музейга күзәтүдән башланып китте. Бай экспонатлы, мавыктыргыч музей, ягымлы экскурсовод сөйләме белән безне Тукай дөньясына алып кереп китте. Аның тормыш юлы, иҗаты, әкият геройлары безне Габдулла яшәгән чорга илткән кебек булды. Без - Тукайлы халык! Һәрбер шигыре тирән мәгънәгә ия, әкиятләре әдәп- эхлак, үгет- нәсыйхәт бирә. Сәгъди абзый йортын, Кырлай табигатен күргәч, Габдулланың шагыйрь булып китүенә, нәкъ менә болар зур этәргеч булганына тагын бер кат инанасың. Экскурсия "Кырлай" кафесында төшке аш белән тәмамланды. Барыбыз да бик канәгать калдык.

