Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Образование · 24 апреля 2026 г.
«Эковесна» конкурсында катнашу: мәктәп бакчасын яңарту. ДБГБУ «Сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе»нең эко-берләшмәсе укучылары «Эковесна» республика конкурсында катнашуларын дәвам итәләр. Бу атнада без мәктәп бакчасында җимеш бирми башлаган карт һәм авыру карлыган куакларын казып чыгардык. Алар урынына яңа сортлы һәм төрле төрле үсентеләр сатып алып утырттык. Бу проект мәктәп территориясен төзекләндерүгә генә түгел, ә балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә, хезмәт күнекмәләрен үстерүгә һәм экологик культура формалаштыруга да ярдәм итә. Хәзер яшь экологларыбыз яшь үсентеләрне тәрбияләп, аларның үсешен күзәтеп барачак. Укучыларыбызга конкурста уңышлар телибез! Яңалыкларны күзәтеп барыгыз — алда әле тагын да күп кенә кызыклы эко-чаралар һәм казанышлар көтөләчәк! #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #Эковесна #Эковесна2026Менделеевск #ОбразованиеМенделеевск
ГБОУ «Школа № 13 г. о. Енакиево»
Россия - это я!
Клуб 33 рыбака
Школа №9 им. А.С. Пушкина г. Волжск РМЭ
Ветер перемен | саморазвитие
МИР ОТКРЫТОЧЕК
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.