Перейти к содержимому
Максиметер

1 нче октябрь — Өлкәннәр көне!

1 нче октябрь — Өлкәннәр көне! Бүген безнең мәктәптә иң җылы, иң ихлас бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне үтте. Укучыларыбыз үзләренең әбиләре турында матур истәлекләр сөйләделәр, аларга булган чиксез яратуларын, хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Һәр сүздә — мәхәббәт, һәр истәлектә — җылылык. Безнең өчен өлкәннәр — тормышның зирәк остазлары, гаилә терәге, иң кадерле кешеләр. Аларның тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре, җылы сүзләре безне һәрвакыт дөрес юлга бастыра. Бүгенге әңгәмәбез дә нәкъ шул хакта иде — өлкәннәрне хөрмәт итү, аларны ярату, кадерләү турында. Балалар үз фикерләрен ихлас итеп җиткерделәр, ә без аларның сүзләреннән горурлык хисе кичердек. Өлкән буын вәкилләренә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Сез безнең горурлыгыбыз, безнең байлыгыбыз! Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общество«Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

121 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

146 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.