ГБОУ "Тлянче-Тамакская школа-интернат для детей с ОВЗ"
Образование · 29 мая 2026 г.
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы б... — 29 мая 2026 г. в 18:41:30.688
Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “бе ренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шат лык китерер, ди халкыбыз. 6 июнь көнне кичке сәгать 4 тә авылыбыз Сабан туена бүләк җыела. Сөрәнчеләр килә, көтегез, авылдашлар! # #Росдетцентр #НавигаторыДетства#ДвижениеПервыхМинпросвещения #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФОмероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

