31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне. — 31 августа 2026 г. в 05:29:40.985
31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле мал табиблары, ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Мал табибы - авыл җирендә һәрвакыт кирәкле һәм җаваплы һөнәр. Терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту, хуҗалыкларга вакытында ярдәм күрсәтү, авыл хуҗалыгы тармагында иминлекне саклау - сезнең көндәлек хезмәтегез. Сезнең тырышлыгыгыз, тәҗрибәгез һәм үз эшегезгә җаваплы карашыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар телим. Хезмәтегез һәрчак хөрмәт ителсен, көннәрегез тыныч һәм матур булсын! Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

