Апаслылар кабат көзге ярминкәдә 🍁
Апаслылар кабат көзге ярминкәдә 🍁 Республика буенча көзге ярминкәләр дәвам итә. Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр өчен күп төрле продукция алып барды. Һәр җирлек, һәр хуҗалык үз товарын тәкъдим итте. Бәрәңге, ит- сөт ризыклар, яшелчәләрне - авыл ризыкларын яратып кабул иттеләр.