Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. Һава температурасы... — 15 января 2026 г. в 21:16:53.990
Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. Һава температурасы -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә көчле салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта, дип кисәттеләр. Республика халкына төп иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр: ватык мичләр белән файдаланмаска; кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска; эшләп торган мичләрне һәм электр җылыткычларың караусыз калдырмаска һәм балаларга карарга кушып калдырмаска. Татарстанлыларга җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш ителә.

