Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! — 30 августа 2026 г. в 05:27:07.904
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Баш ветеринария идарәсе исеменнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Бу бәйрәм күпмилләтле Республикада милләтләрнең бердәмлеген, тынычлык һәм татулыгын символлаштыра, чөнки нәкъ монда гореф-гадәтләрне, йолаларны, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга бик сак карыйлар. Бу көн Республика үсешенә үз өлешен кертүчеләрне, Татарстанны заманча һәм алдынгы регион итәргә омтылучыларны берләштерә. Бәйрәм көнендә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, муллык һәм Республика үсеше хакына булган барлык башлангычларда уңышлар телим. ✍️ ТР Министрлар Кабинеты Баш идарасе башлыгы Тимур Галеев

