Сегодня отметили наш любимый, народный праздник — Сабантуй. Радость праздника с нами ра... — 7 июня 2026 г. в 09:17:31.874
Сегодня отметили наш любимый, народный праздник — Сабантуй. Радость праздника с нами разделили наши почётные гости: помощник Раиса Республики, руководитель «Движения Первых» РТ Тимур Сулейманов, депутат Госсовета РТ Эдуард Шарафиев, руководитель исполкома города Набережные Челны Фарид Салахов. Сабантуй — это торжество, прославляющее труд земледельцев, символизирующее преемственность поколений, дружбу и сплочённость нашего народа. В этот день мы чествуем мастеров плуга, тружеников села и всех, кто вложил душу в успешное завершение весенне-полевых работ. Их усердие и преданность делу — основа благополучия и процветания нашего района. Быелгы Сабан туе районыбыз тарихында аеруча мөһим вакыйгалар белән үрелеп бара. Нәкъ 50 ел элек Чаллы районы Тукай районы итеп үзгәртелде. Бу 50 ел – безнең җиңү-казанышларыбыз, уӊышларыбыз чоры. Шунысы куанычлы: районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, уӊган кешеләр яши. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Татарстан Республикасы Рәисе карары белән 2026 ел республикабызда Хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы елы дип игълан ителде. Сабан туе мәйданында без хезмәт батырларын тәбрикләдек, әмма бүген безнең өчен хәрби каһарманлык та аеруча зур мәгънәгә ия. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребез бүген безнең тынычлыгыбызны, илебезнең суверенитетын саклый. Ил-көннәр тыныч булып, егетләребезнең исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез. Аларның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек телибез! Ә бүгенге милли бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. Бәйрәм чарасына килгән барлык кунакларга, катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле мул уңышлар һәм тынычлык телим. Киләсе Сабантуйларында кабат очрашырга язсын!

