🙌 8 июнь – лагерь тормышында тагын бер матур, актив һәм иҗатка бай көн булды. Иртә гад... — 8 июня 2026 г. в 19:07:45.128
🙌 8 июнь – лагерь тормышында тагын бер матур, актив һәм иҗатка бай көн булды. Иртә гадәттәгечә зарядка белән башланды, балалар көч-энергия һәм күңел күтәренкелеге алдылар 💪Аннан соң иртәнге аш, ә аннары түгәрәкләр эшли башлады. Театр түгәрәгендә балалар рольләр өйрәнделәр, рәсем түгәрәгендә матур рәсемнәр ясадылар, ә бию дәресләрен өстәмә белем бирү укытучысы Хасанова А.Г. дәртле һәм күңелле итеп үткәрде. ⚽️ Төшке аштан соң спортка күчтек. Замалетдинов И.В. күңелле стартлар уздырды: йөгерү, эстафеталар, көлкеле күнегүләр балаларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук инглиз теле түгәрәге, өстәл уеннары һәм мастер-класслар оештырылды. 🕺Көннең истә калырлык өлеше – концерт булды. Концертта «Миллениум» бию студиясе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Сәхнәдә балалар өйрәнгән биюләрен күрсәттеләр, аларның талантлы һәм матур чыгышлары тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде. «Миллениум» бию студиясе җитәкчесе Шарифуллина Эльвина Яфкатовнага һәм талантлы, тырыш укучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез 🤍 Сигезенче көн күңелле, истә калырлык булды 🌺

