🗓️ Казанда 13–16 апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. — 18 апреля 2026 г. в 08:46:00.911
🗓️ Казанда 13–16 апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. 🙌 Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. 🤝 Безнең гимназиядән 10 А сыйныфы укучысы Мөхетдинов Марсель катнашты. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча өч турда үткәрелгән биремнәрне югары дәрәҗәдә үтәп, проект эшен яклап, призлы урынга лаек булды. 🔥 Марсель, бу югары уңышың белән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз! 👍 Туган телгә хөрмәт тәрбияләгән әти-әниеңә, татар телен һәм әдәбиятын фәнни яктан ачкан гимназия укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

