1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме🌞 — 30 апреля 2026 г. в 10:48:55.642
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме🌞 Бу матур көн уңаеннан гимназиябез укучылары бергәләп территориядә груша агачлары утыртты. Кемдер җир казый, кемдер су сибә, кемдер үсентеләрне сак кына утырта 🌿 - барысы да бер максат белән, бер команда булып эшләде 🤝. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айсылу Алиевна һәм биология укытучысы Светлана Ивановна оештырды 🫶. Һәр утыртылган агач - киләчәккә, яшеллеккә таба бер адым 🌱✨. Еллар узгач, бу агачлар зураеп, гимназиябезне тагын да ямьлерәк итәр. Бергә эшләгәндә - без чыннан да көчле! 🙌

