Тукай айлыгы дәвам итә! 🌙✨ — 15 апреля 2026 г. в 16:05:13.370
Тукай айлыгы дәвам итә! 🌙✨ 🌟 Шушы көннәрдә гимназиябездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бик күп матур чаралар уза. Бүген бездә чын бәйрәм — кунакта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле! 🎶🕺 💫 Артистларыбыз төрле милләт халыкларының җырларын һәм биюләрен бүләк итеп, искиткеч матур тамаша ясадылар. Укучыларыбыз концертны бер сулышта карады һәм артистларны дәррәү алкышларга күмде. ✨ Кунаклар да гимназия укучыларының тамаша кыла белүләрен, сәнгатьне хөрмәт итүләрен югары бәяләделәр. Рәхмәт сезгә, «Агыйдел»! 🙌❤️

