🤼♂️ Гимназиядә милли көрәш бәйрәме! — 12 апреля 2026 г. в 10:15:12.349
🤼♂️ Гимназиядә милли көрәш бәйрәме! 🔥11 апрель көнне безнең гимназиядә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган милли көрәш буенча шәһәркүләм ярышлар узды. Батырлар келәмдә үзләренең осталыгын һәм көчен сынашты! 🏆 Катнашучылар: Ярышларда 2015-2018 елгы яшь спортчылар катнашты. 🤝 Безнең игелекле спонсорларыбыз: Бу чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән 2нче гимназияне тәмамлаган спорт осталарына, Көрәш федерациясенә һәм тренер-остаз Шәмсевәлиев Илгиз Вагизовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез!👏 🔥Яшь батырларыбызга киләчәктә дә зур җиңүләр, ныклы сәламәтлек телибез! Тукай рухы һәм милли спорт традицияләре сезне яңа үрләргә этәрсен!

