👑 Милли гүзәллек үрнәге! — 4 апреля 2026 г. в 10:21:33.653
👑 Милли гүзәллек үрнәге! 🔥Гимназиябезне тәмамлаган укучыбыз Ишалина Айсылуны 3 апрель көнне Ижевск шәһәрендә узган республикакүләм «ТАТАР КЫЗЫ – 2026» бәйгесендә җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! 👑 🌙 Айсылу — гүзәллекнең, зыялылыкның һәм милли рухның үрнәге. Ул үзенең тырышлыгы, туган теленә булган мәхәббәте һәм күпкырлы таланты белән жюри йөрәген яулады. Айсылуга алга таба да яңа биеклекләр, уңышлар һәм бәхет телибез. Гимназия синең белән горурлана❤️💞🙌

