Күз яшьләрен тыеп булмады🎭 — 28 апреля 2026 г. в 09:59:25.125
Күз яшьләрен тыеп булмады🎭 💫 27 апрель көнне гимназиябездә чын мәгънәсендә иҗат бәйрәме һәм хәтер кичәсе узды. «Тылсым» театр студиясе Бөек Җиңү көненә багышлап ике зур чыгыш әзерләгән: 📍 «Язгы кәрваннар» (А. Гыйләҗев буенча) — сугыш чорындагы Чаллы тормышы, тылдагы балаларның һәм хатын-кызларның авыр язмышы турындагы бу спектакль һәркемне тетрәндерде. 📖 «Тормыш җыры» — М. Җәлил һәм Ә. Еники әсәрләреннән төзелгән тирән мәгънәле әдәби композиция. Яшь артистларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Энҗе Шиһапова белән Чулпан Әскаровага зур рәхмәт! Бу — уен гына түгел, бу — зур тарих һәм әхлак дәресе булды. ❤️

