🔥 Безнең ГРАН-ПРИ! 🔥 — 16 апреля 2026 г. в 15:14:25.804
🔥 Безнең ГРАН-ПРИ! 🔥 📢 Бүген Минзәлә шәһәрендә зур бәйрәм — «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика конкурсының финалы узды. Бу чарада 100дән артык иң оста нәфис сүз осталары катнашты, әмма финалга иң көчле 12 укучы гына чакырылды. ✨ Шул 12 финалист арасында безнең мәктәп горурлыгы — 2 «А» сыйныфы укучысы Әмир Гатауллин да бар иде! С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссерлары һәм артистларыннан торган жюрины Әмир үзенең осталыгы белән таң калдырды. Нәтиҗә: Әмир Гатауллин — ГРАН-ПРИ иясе! 🏆 🎁 Бу җиңүе өчен Әмир 25 апрель көнне Казан шәһәренә кызыклы экскурсия белән бүләкләнде. Әмирне һәм аның җитәкчеләрен, әти-әнисен ихлас күңелдән котлыйбыз! Тырышлыгың, талантың сине яңа биеклекләргә алып менсен! 👏🎉

