🌟 Яңа йолдыз! — 17 апреля 2026 г. в 16:30:39.056
🌟 Яңа йолдыз! 💫 Гимназиябезнең 1 «В» сыйныфы укучысы Алинә Сибәгатованы зур җиңүе белән котлыйбыз! Ул «Көмеш кыңгырау» газетасының яңа авторларны барлау максатыннан оештырылган «Ачыш» номинациясендә җиңү яулады.🏆 🎉Бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге китапханәнең баш китапханәчесе, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина тапшырды. ✨ Алинәгә иҗат дөньясында беренче уңышлары котлы булсын дибез! Иҗат чишмәң саекмасын, алга таба да яңа исемнәр, кызыклы язмаларың белән безне куандырып тор! 🔔✍️

