КОТЛЫЙБЫЗ: МАЛИКОВА АЗАЛИЯНЕҢ ХИМИЯДӘН ЕГЭ - 100 БАЛЛ!
КОТЛЫЙБЫЗ: МАЛИКОВА АЗАЛИЯНЕҢ ХИМИЯДӘН ЕГЭ - 100 БАЛЛ! Гимназиябезнең 11 сыйныф укучысы Маликова Азалия химия буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыюга иреште. Сынауларны уңышлы үткән Азалияне, белем биргән укытучысы Гарипова Рузилә Ильдар кызын, әти-әнисен, гимназиябез коллективын, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанованы ихлас күңелдән котлыйбыз. Азалиягә алга таба да уңышлар, чиксез мөмкинлекләр, үзе теләгән уку йортында белем алуын, хыялларының чынга ашуын телибез! #ГимназияАктаныш