🔥12 СӘГАТЬ🔥 — 26 июня 2026 г. в 16:20:26.772
🔥12 СӘГАТЬ🔥 Татарстаннан чакыру алган 60 чыгарылыш укучысы составында һәм Россиянең 40 төбәгеннән килгән яшьтәшләре белән укучыларыбыз нәкъ менә 12 сәгать(!) кичке 17.00 сәгатьтән иртәнге 5 кадәр бәйрәм итәчәк! Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында популяр артистлар, диджейлар һәм алып баручылар чыгыш ясый. Катнашучылар өчен конкурслар һәм призлар белән интерактив зоналар, шулай ук Кызыл мәйданда бию мөмкинлеге тудырылган. Бөтенроссия чыгарылыш балы олы тормыш юлында истәлекле һәм онытылмас вакыйга. Россиянең бердәм чыгарылыш кичәсендә катнашу укучыларыбыз өчен мәртәбәле бәйрәм белән беррәттән, зур җаваплылык та өсти. Үзләре теләгән уку йортларына укырга кереп, гимназиябезнең, әти-әниләрнең, илебезнең ышанычын һәм өметләрен аклап, үзләренең максатчан юлларын табу, үз һөнәрләрендә осталыкка һәм мәртәбәле көндәшлеккә ирешү яшь лидерларыбыздан көч тә, куәт тә, зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, четерекле тормыш сынауларында аек акыл, тәвәккәллек, ышанычлы дуслар таба белүне дә сорый. Һәр көнне бәйрәмчә матур итеп яши белү сәләте - монысы инде бик сирәкләргә генә бирелә торган кабатланмас сәләт һәм иҗадилыгыңны шәхси үсешкә ирешүдә файдалана белүне, тынгысызлыкны, тырышлыкны сорый. #ГимназияАктаныш

