Актаныш районы башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең ә... — 9 июля 2026 г. в 09:06:52.718
Актаныш районы башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең әйдәүче белгече Муллаяров Айзат Талгать улы, Актаныш районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Нурисламова Алеся Иршат кызы аланда ял итүче балалар белән әңгәмә кордылар. Яшүсмерләрне интернет киңлекләр, социаль челтәрләр аша төрле җинаятьләргә яллау фактлары белән таныштырдылар. Әлеге әңгәмәнен максаты яшьләрдә террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Яшьлэргэ илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. #ГимназияАктаныш #Бүләкаланы

