Аланда "Без коррупцияга каршы" дип исемләнгән акция узды. Балалар белән намус, законг...
Аланда "Без коррупцияга каршы" дип исемләнгән акция узды. Балалар белән намус, законга хөрмәт һәм гаделлек турында сөйләштек, аннары интерактив уеннар һәм иҗади мастер‑класс — анти‑коррупция темасына плакатлар ясадык. Һәр катнашучы үз фикерен рәсем аша күрсәтте һәм гаделлеккә тугрылыкка ант бирде. Мондый чаралар балаларга әхлакый тәрбия бирүдә һәм җәмгыятькә файдалы гражданнар тәрбияләүдә мөһим урын ала. #ГимназияАктаныш #Бүләкаланы