20 август көнне район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсь... — 20 августа 2026 г. в 07:25:14.697
20 август көнне район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, Актаныш районы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген карау максатында, гимназиябезнең 2026-2027 уку елына әзерлеге белән танышты. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова комиссия әгъзаларына гимназиянең яңа уку елына әзерлеге, яңа кайткан җиһазлар, кабинетларның уку елына җиһазланышы хакында бәян итте. Быел иң зур төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башлангыч корпустагы ашханәдә, интернат өлешендә башкарылды. Мәктәпләр карауның нәтиҗәләре мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителәчәк. #ГимназияАктаныш

