"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, гимназиябезнең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче ...
"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, гимназиябезнең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче 7Б сыйныф укучылары Актаныш радиосында осталык дәресендә булдылар. Актаныш радиосы журналисты Фәния Шамил кызы Рәшитова, гимназиябезнең "Актаныш-Адымнар" медиаүзәге җитәкчесе - журналист, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова белән бергәләп, "1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне"нә багышланган радиотапшыру эшләделәр алар. Укучылар, иң элек, дәү әни һәм дәү әтиләреннән аларның балачаклары, мәктәп еллары турында интервью алганнар иде. Бүген радиода булып, тапшыруны эфирга әзерләделәр. Турыдан-туры эфир үткәреп карадылар, туры элемтәдә эшләү кагыйдәләре белән таныштылар. Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучылары белән бергәләп эшләгән радиотапшыру 1 октябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтә эфирга чыгачак. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации